Нурлатлы Клавдия Воронцова әтисен тапкан
Нурлатлы Клавдия Воронцова гомере буена үзе бер тапкыр да күрмәгән әтисен (ул сугышта хәбәрсез югалган) эзләгән.
70 елдан соң ул әтисе турында беренче хәбәрне ала һәм күптән түгел Бөек Новгород өлкәсенә туганнар каберлегенә барып кайтты.
- Әни әтиебезне гомеренең соңгы көннәренә кадәр эзләде, мин дә барлык инстанцияләргә әле 10нчы сыйныфтан ук яза башлаган идем, - дип сөйли Клавдия Никифоровна. - Әмма бер дә нәтиҗәсе булмаган иде.
(Бу хакта җентеклерәк итеп "Дуслык"ның чираттагы саныннан укый алырсыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев