Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатлы Надежда Тарасова яшел помидорлардан әзерләнмәләр рецептын “Дуслык” укучылары белән уртаклаша

    Һәр елны помидорларның өлгереп җитмәгәннәре күпләп кала. Сезон азагында, синоптиклар суыклар вәгъдә итә башлагач, күп кенә хуҗалар яшел помидорларны ташлыйлар. Әмма юкка. Сакчыл, уңган хуҗабикәләр һәр нәрсәне дә файдалы итә белә. Мисал өчен, Нурлаттан Надежда Тарасова яшел помидорлардан кышкылыкка тәмле тозланмалар ясый.

    - Уңыш югалырга тиеш түгел бит инде, - дип елмая газета укучыбыз. - Быел суытыр алдыннан ун чиләккә якын помидор җыйдым. Бер өлешен кызарырга куйдым, калганнарыннан төрле тозланмалар ясадым. Ялкауланмаска гына, рецептлар күп төрле. Яшел помидорларны, кызыллары кебек үк, маринадлап та, тозлап та була, яшелчә, тәмләткечләр дә кушып төрле ризыклар әзерләргә мөмкин. Бүген помидорлардан хәтта кайнатма да ясыйлар. Үзем сынап караганым юк анысы, ә менә салатлар бик тәмле була. Уллары Данил белән Ярослав әниләренең сүзләрен куәтләп башларын кагалар. Надежда өчен иң кырыс һәм гадел дегустаторлар алар. Ә ул, үз чиратында, гаиләсен тәмле ризыклар белән сыйлый, аш-суга бик оста. Кунакчыл хуҗабикә яшел помидорлардан әзерләнмәләр рецептын "Дуслык" укучылары белән дә уртаклашты:
    - Зур кәстрүлгә 3 килограмм яшел помидор, 1 кг кишер һәм яртышар кило суган белән болгар борычы турап салырга. Бер бәйләм укроп, 350 грамм томат согы, 0,5 литр үсемлек мае, 5 аш кашыгы шикәр һәм 3 кашык тоз кушарга. Килеп чыккан массаны берәр сәгать чамасы кайнатырга, ахырдан бераз аш серкәсе өстәргә һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырырга. Гап-гади һәм бик тәмле, - ди Надежда. Аның әзерләнмәләренең беренче партиясе бетеп тә килә икән инде: коллегаларымны сыйларга эшкә алып барам, ди. Балалары да бик ярата. Сез дә татып карагыз әле, үкенмәссез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: