Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлы Рәмис Фәхретдинов “Радуга безопасности” Бөтенроссия конкурсында призлы урын яулаган

Фома урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Рәмис Фәхретдинов "Радуга безопасности" Бөтенроссия конкурсының "Имин ракурс" дип аталган номинациясендә III призлы урынны яулаган.

- Конкурска җәмәгать транспортына багышлап тәкъдир итү эше җибәргән идем, - ди укучы үзе. - Күңелем белән техникага тартылам. Киләсе елдан "В" категорияле машина йөртүчеләр курсына укырга керергә планлаштырам. Ә әлеге уңышымны портфолиога туплап куйдым. Алга таба мәктәпне тәмамлап уку йортына кергәндә өстенлек бирми калмас дип уйлыйм.
Призер егеткә алга таба да уңышлар теләп, ТР ЮХИДИ бүлеге әзерләгән электрон китапны ЮХИДИ инспекторы Ринат Мөгайнетдинов тапшырды.
Конкурста катнашучылар тагы да булган. Мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Фәзил Гомәров конкурска сочинение юллап Грамота белән бүләкләнсә, Энҗе Хуҗәхмәтова рәсем номинациясендә катнашкан булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат