Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлы Руфинә Галиуллинаның эше "Газпром" музеенда сакланачак

Колбай Мораса урта мәктәбе 4нче сыйныф укучысы Руфинә Галиуллина "Газпром трансгаз Казан" җәмгыяте 60 еллык юбилее уңаеннан "Гаилә һәм мәктәп" журналы белән берлектә үткәргән "Зәңгәр ягулык җылысы" проектында катнашып, "Кроссворд" номинациясендә 1нче урын яулады һәм кыйммәтле бүләк - планшетка ия булды.

Бу бәйгедә Руфинә узган елда да җиңү яулаган иде. Быел исә Руфинәнең һәм аның җитәкчесе, мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Галиуллинаның фантазиясе оештыручыларны да шаккатыра - Газпромның зәңгәр ягулык символын агач макетта ясап, кроссвордны шуның арткы ягына төшерәләр алар һәм берсүзсез җиңүче итеп табылалар. "Гаилә һәм мәктәп" журналында исә алар турында: "Нурлат районынннан Руфинә Галиуллинаның эшен күреп, редакциябез "аһ" итте", - дигән юллар бар.
Әлеге бәйгедә быел 150 кеше катнашып, бары 9сының гына җиңүчеләр исемлегенә кергән. Җиңүчеләрне бүләкләү исә узган атна азагында җәмгыятьнең музеенда үткән. Руфинәнең җиңү яулаган оригиналь кроссворды да хәзер шунда урын алган икән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X