Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар балалар бакчалары өчен түләүгә өстәмә компенсация алырга ашыкмый

Исегезгә төшерәбез, 2014 елның 1 гыйнвареннан Татарстанда балалары бакчага йөрүче гаиләләргә өстәмә компенсация рәвешендә адреслы социаль ярдәм күрсәтелә башлаячак.

Әлеге компенсация гаиләнең кеременә карап билгеләнәчәк. Районның социаль яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, 12 ноябрьгә әлеге төр компенсацияне алу өчен нибары 118 гариза кергән. Шунысын да онытмыйк, бүген районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 2900га якын бала йөри. Декабрь азагына кадәр районның барлык балалар бакчаларында да социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре график нигезендә эшләячәк. Белгечләр өстәмә компенсация бирү өчен документлар җыю һәм консультацияләр бирү белән шөгыльләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат