Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатлылар бер түбә астында бакча һәм мәктәп булу турында хыялланалар

    Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга чираттагы Юлламасы яңгырады. Алдан ук фаразланганча, зур игътибар Кырым мәсьәләсенә, Украинадагы вакыйгаларга, Россиягә каршы санкцияләргә бирелде. Президент чит илдән капиталларны күчерүгә амнистия тәкъдим итте. "Кулай тирәлек" программасы 2020 елга кадәр озайтылачак. Нурлатлылар тагы ниләргә игътибар иттеләр икән?

    Рушания Шакирова, РФ Пенсия фондының Нурлат районы идарәсе начальнигы:
    - Президент билгеләп үткәнчә, демографик программалар үзләренең нәтиҗәлелекләрен расладылар һәм алар дәвам ителәчәк. Бездә халык саны артуга бара. Бу бик яхшы. Минемчә, моңа ана капиталы программасы да йогынты ясыйдыр. Безнең идарәдә ай саен 40-50 гаилә ана капиталына сертификат ала. Аларның күпчелек өлеше торак шартларын яхшыртуга тотылды. Хәзер бу акчаларны белем алуга тотучылар арта башлады. Бу гаиләләргә яхшы ярдәм.
    Ольга Маркелова, ике бала анасы, Нурлат:
    - Путинның яңа мәктәпләр турында сөйләвен ишеттем. Безнең Төньяк-Көнчыгыш микрорайонында бик зур балалар бакчасы төзи башладылар. Без һичьюгы 1-2нче сыйныфларның булса да балалар бакчасында укытылуы турында хыялланабыз. Бу мөмкинме? Миңа талантлы студентларга 20шәр мең грантлар бирелүе турындагы, мәктәптән тыш өстәмә белемне үстерү идеяләре дә ошады.
    Илгиз Мингалиев, шәхси эшмәкәр:
    - Илнең беренче затларының кече бизнес турында сөйләүләре яхшы. Путин йөдәтеп бетерүче контроль булырга тиеш түгел, диде. Салымнар буенча үзгәрешләр кабул ителәчәк - болар бик яхшы булыр иде.
    Президент әйтте...
    "Спекулянтларның Россия валютасы курсының тирбәнүеннән файдаланып уйнау теләген сүндерү өчен, мин Россия Банкыннан һәм Хөкүмәттән координацияләнгән кырыс гамәлләр үткәрүләрен сорыйм."
    "Бездә нәтиҗәле эре аграр предприятиеләр, фермерлык хуҗалыклары пәйда булды, без аларга ярдәм итәчәкбез. Әйдәгез, авыл хезмәтчәннәренә былгы эш нәтиҗәләре өчен рәхмәтебезне әйтик".
    "...2015 елны Илкүләм йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елы бип игълан итәргә тәкъдим кертәм. Бу төр авырулар бүгенге көндә үлемгә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Бу проблеманы хәл итү өчен медицина хезмәткәрләренең, мәдәният, мәгариф өлкәләре вәкилләренең көчләрен бергә туплыйк..."

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: