Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар Болгарда “Түгәрәк уен” һәм “Арт-Мәдхия”дә катнашачак

Быел «Түгәрәк уен» татар фольклор фестивале 27-30 июль көннәрендә Болгарда оештырыла. Аның кысаларында Ураза гаете көнне - 28 июльдә Ак мәчет каршында «Art-Мәдхия» мөнәҗәтләр, бәетләр һәм нәшитләр фестивале үтәчәк.

«Түгәрәк уен»га Русиядән 600ләп кеше җыелачак һәм мөнәҗәтләр фестивален алар да күрә алачак, дип көтелә. "Art-Мәдхия» «Зикер. Фикер. Шөкер» шигаре астында узачак. Урмай авылының «Мишәр» ансамбле һәм Казан шәһәре мәдәният университетының «Җомга көн» ансамбле төп чыгыш ясаучылар булачак. Шулай ук Свердлау, Ульян, Түбән Новгород, гомумән, Русиянең унберләп төбәгеннән катнашучылар көтелә, ди. Әйтүләренчә, анда безнең районнан да татар фольклор коллективлары катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат