Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар бәйрәм итте

Кичә, 11 сентябрьдә Нурлатта Парклар һәм скверлар елы кысалаларында "Дуслык" скверы тантаналы шартларда ачылды.

Парк һәм скверларны реконструкцияләү эше районда ТР Президентының указы чыкканчы ук башланган иде инде. Нурлатта парк зоналары төзү һәм реконструкцияләү барышында биш масштаблы проект гамәлгә ашырылачак.
Узган язда шикәрчеләр бистәсендә "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе инициативасы белән "Дуслык" скверына нигез салынган иде. Быел язын биредә масштаблы эшләр башкарылды.
Проект авторлары фаразлаганча, районда яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм милләтара татулыгын чагылдыручы ял зонасы булды ул. Яшел территория тематик зоналарга да бүленгән. Аның Халыклар дуслыгы йорты белән күрше булуы да моңа этәргеч бирә. Сквер райондагы милли җәмгыятьләр өчен мәдәни чаралар уздыру өчен бик җайлы урын булды.
Скверны тантналы шартларда ачкан район башлыгы Равил Кузюров әлеге ял зонасының нурлатлыларның яраткан урыны булуын теләде.
Чара Халыклар дуслыгы йортында зур концерт программасы белән дәвам итте. Бәйрәм көнне нурлатлыларга һәм шәһәр кунакларына Тататарстан Халыклар дуслыгы Ассамблеясы һәм Йорты" әзерләгән "Дуслар җыелган җирдә" - "Мы вместе - в этом наша сила" дип аталган программа тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дуслык скверы ачылды