Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар чаңгыдан төшми

Шикәрчеләр микрорайоны стадионы чаңгы юлы һөнәрмән спортчылар өчен генә түгел, һәвәскәр чаңгычылар өчен дә актив ял урынына әверелде.

Алар арасында дистә еллар үз иртәсен зарядкадан башлаган Клавдия Воронцова да бар. Аңа бүген 72 яшь.
- Берничә әйләнеш ясауга авыртулар бетә, кан басымы юкка чыга, сулышым җиңеләя, - дип яхшы кәефенең сере белән уртаклашты чаңгычы апабыз. Шәһәрнең 3нче мәктәбе укучылары өчен физкультура дәресләре дә биредә үтә. Көннең икенче яртысында өлкән яшьтәге кешеләр чаңгыга басса, ә кичке якка, эштән соң бирегә гаиләләре белән җыелалар. Бер сүз белән әйткәндә, чаңгы юлы буш тормый, һәм микрорайонда яшәүчеләр саф һавада күнегүләр ясау мөмкинлеге тууга бик шатлар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат