Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар экология темасына битараф түгел

Татарстан Республикасында игълан ителгән экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елына нәтиҗәләр ясалды. Шунысын әйтик, бу чор экологлар гына түгел, ә барыбыз өчен дә әһәмиятле булды: әйләнә-тирә мохитны саклау елы Россия тарихында беренче тапкыр уздырылды.

Шуңа да узган ел азагында Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров видеокиңәшмә үткәргән иде. Ул халыкның экологик белемен арттыруга аерата игътибар бирелгәнлеген билгеләп үтте. Бу хакта безнең районда уздырылган чаралар да сөйли. Экологик тәрбия дигәндә, район һәм шәһәр укучыларының экология мәсьәләләре белән актив шөгыльләнүләре, бу юнәлештәге төрле конкурслар, конференцияләрдә катнашулары турында әйтергә кирәктер. Мисал өчен, 3нче мәктәпнең география укытучысы, Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Татьяна Чибидина өчен узган ел аерата әһәмиятле булды. Иң элек бу уңышны ул үзенең улы һәм укучысы, Идел буе фәнни-гамәли конференциясе, Мәктәп урманчылыкларының республика конкурсы җиңүчесе Александрның Санкт-Петербургтагы Урман академиясенә укырга керүе белән бәйли. Без әлеге егетнең республика исеменнән "Селигер" форумында катнашуы хакында язган идек.
- Шунысы сөенечле, дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш шөгыльләнүләр аңарга һәм күп кенә башка укучыларга тормышларында табигатьне саклауга йөз тоткан юлдан китәргә булышты, - ди Татьяна Чибидина. - Нәкъ менә Экология елында Гөлназ Мусина, безнең мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, КФУның экология факультетына, ә Александр Овчинников Казанда урман белгечлеге бүлегенә укырга керделәр.
Әлбәттә инде, укытучының хезмәте дә зур монда.
- Табигатьне саклау чаралары бик нәтиҗәле булды: көзге акцияләрдә 3000нән артык үсенте утырттык, язын кошларга оялар корабыз, кышкы чорда мәктәп бакчасында һәрвакыт җимлекләр тора, - диде укытучы һәм 8нче сыйныф укучысы Максим Ларинны аерым билгеләп үтте. Ул үсентеләр утырту акциясендә җиңгән икән.
Баксаң, мәктәптәге фәнни берлекләрнең эш нәтиҗәләре дә башка еллар белән чагыштырганда, шактый югары булган.
- Укучылар фәнни-гамәли конференцияләрдә бик киңкырлы фәнни проектлар тәкъдим иттеләр, география, экология, геология кебек табигать фәннәре буенча район олимпиадаларында җиңүчеләр, призерлар саны артты. Алда торган республика олимпиадаларындагы саннар сыйфатлары ягыннан да сөендерер дип өметләнәбез, - ди Т. Чибидина.
2013 ел укытучыга горурланыр өчен дә шактый сәбәпләр тудырды. Моның асылы исә укучыларның өлкәннәргә хас проблемалар белән шөгыльләнүендә. Татьяна Чибидина әйтүенчә, хәзерге вакытта "Менделеев укулары" Россия конкурсында X сыйныф укучысы Данияр Гатинның фәнни-тикшеренү эше катнаша.
...Видеобрифингта экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров әйткәнчә, соңгы елларда нигез салынган һәм Экология елында ныгытылган эшләрне дәвам итәр өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Ә иң мөһиме, яшь буынга энтузиастлык белән табигатькә мәхәббәт сеңдерүче кешеләр бар. Димәк, Экология елы төгәлләнсә дә, әйләнә-тирә мохит игътибарсыз калачак дигән сүз түгел.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат экология

2
X