Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар эшлекле активлыклары өчен бүләк алды

Узган атна азагында Баулыда авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрүгә багышлап үткәрелгән зона киңәшмәсендә Яңа Әмзә авыл җирлеге башлыгы Альберт Насыйбуллин "Иң яхшы авыл җирлеге башлыгы", ә Яңа Иглайдан Радик Хәнәфиев "Иң яхшы фермер хуҗалыгы" номинацияләре буенча республика конкурсы җиңүчеләре буларак, Рәхмәт хатларына һәм 50шәр мең сум күләмендәге премияләргә лаек булдылар.

Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырганнар. Зона семинар-киңәшмәсендә исә район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова җитәкчелегендә районның барлык авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Миләүшә Фәтхетдинова катнашты.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев