Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар “Герой исемендәге урам” проектына актив кушылдылар

"Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе әгъзалары партиянең "Герой исемендәге урам" проектына актив кушылдылар.

Чәршәмбе көнне алар Советлар Союзы герое Николай Козлов исемендәге урамга чыгып Георгий тасмалары һәм буклетлар тараттылар, халык белән аралашып, каһарман райондашыбыз, аның батырлыклары хакында сөйләделәр.
- Әлеге проект кысаларында шәһәр һәм районның Геройлар исемнәрен йөрткән барлык урамнарына чыгып төрле чаралар, акцияләр үткәрергә планлаштырабыз, - ди бүлекчәнең башкарма комитеты җитәкчесе Ралия Ханиева. - Герой исемен йөрткән урамнарда яшәүчеләр һәм барлык нурлатлылар да үз каһарманнарын, тыныч тормыш өчен кемнәргә бурычлы булуыбыз турында белеп торырга тиеш. Проект шуны максат итә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат