Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар “Хәтер вахтасы”нда катнаша

Бу көннәрдә районның 7 эзтабары Волгоград өлкәсенең Городищенск районы Ерзовка авылы янында казу эшләрендә катнашалар.

Бу урында 1942нче елның августыннан сентябренә кадәр каты бәрелешләрдә 10 меңнән артыграк, ә Сталинград сугышы барышында 1 млн. 143 мең совет солдаты һәлак булган. Алар арасында 23 мең татарстанлы да бар. Безнең якташларыбыз республиканың тәҗрибәле эзтабарлары белән берлектә сугышчыларның җәсәдәләрен эзләү һәм күмү, аларның исемнәрен һәм туганнарын табу буенча эш алып баралар. "Хәтер вахтасы" Җиңү көне алдыннан тәмамланачак. Нурлатка кайткач эзтабарлар үз экспедицияләренең нәтиҗәләре турында җентекләбрәк сөйләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат