Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар иртән сайлылар

2330 нчы сайлау участогында иртәнге сәгать 8.20 дә якынча 30лап кеше тавыш бирергә өлгергән иде инде.

84 яшьлек нурлатлы Фәймә апа Хәйретдинова сайлауга участок ачылганчы ук - иртәнге сәгать 6да килгән иде. Аңа беренче сайлаучы буларак сәгать бүләк иттеләр.
Сайлау участогы рәисе Халидә Шәрапова әйтүенчә, участокта тавыш бирергә тиешле 1895 сайлаучының 259ы алдан тавыш бирү процедурасын узган. 50 кешене - алар бик өлкән яшьтәге яки авырулар- көн дәвамында өйләренә барып тавыш бирдерәчәкләр.
Җиденче дистәсен тутырып килүче нурлатлы Закирә апа Сафиуллина да сайлау процедурасын иртәнге якта башкарырга булган.
- Бүген шәһәрнең һәр микрорайонында бәйрәм, - ди Закирә апа. - Концерт программасы, спорт уеннары, буфетлар эшли. Шундый көнне өйдә утырып булмый инде. Әле яшем 60тан артык булганга күрә, үземә бүләк тә тапшырдылар.
Сайлау комиссиясендә бу көнне олыларны гына түгел, беренче тапкыр тавыш бирүчеләрне дә онытмаганнар. Аларга да истәлекле бүләкләр әзерләгәннәр. 2330нчы сайлау участогында аларның саны 70кә җыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат