Семей шәһәрендә үткән "Иртыш моңнары" XIV Халыкара җыр фестивалендә нурлатлылар да катнашты
500дән артык сәхнә остасы катнашкан фестивальдә якташларыбыз Гөлфия Салихова белән Фәридә Сәгыйрова Татарстан исеменнән чыгыш ясадылар. Гөлфия Салихова "Вокал" һәм "Нәфис сүз" номинацияләрендә - I, Фәридә Сәгыйрова "Вокал" номинациясендә - II урыннарга ия булганнар. Гөлфия фестивальнең Гала-концертында алып баручы буларак та катнашты.