Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар Изге болгар җыенында катнашты

Узган атнада Изге болгар җыенында бездән дә район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендә 150 кешелек делегация катнашты.

Район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов "Милли тормыш һәм дин" дип аталган V Бөтенроссия форумыннан алган тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты:
- Бик файдалы очрашу булды, - диде мөхтәсиб. - Җәмгыять өчен актуаль булган мәсьәләләрне үз эченә алган сөйләшү өч секциядә алып барылды. "Гаиләдә милли һәм дини йолалар", "Җәмгыятьтә исламның роле" кебек темалар күтәрелде. Бу форум барлык төбәктә яшәүче мөселманнарны берләштереп кенә калмый, ә тәртиптә дә тота. Сөйләшү барышында Рамазан аена керү, Гает бәйрәме даталары да кузгатылды. Һәм бердәм булып 27 июньдә тәравих намазы укып, 28 июньдә Уразага керү, 28 июльдә Гает бәйрәме уздыру кабул ителде. Шимбә көнне Болгар җыенында катнаштык. Һава торышы яңгырлы торса да, чарадан район делегациясе бик матур тәэсирләр белән кайтты. Изге сәфәргә баручы райондашлар "ТатнефтьСервис-Нурлат" җәмгыяте җитәкчесе Әгъдәс Гыйматдиновка рәхмәтле."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат