Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар кар белән көрәшә

Бүген, 17 гыйнварда нурлатлылар кулларына көрәкләр алдылар: төн буена кар шулкадәр күп яуган иде ки, күпләре өйләреннән дә авырлык белән генә чыга алдылар. Бигрәк тә машина хуҗаларына кыен булды - күп кенә урамнарда җәяүлеләргә зур юлдан кала башка йөрер урын калмаган иде, зур юл да ярыйсы ук тарайды - болар,...

Бүген, 17 гыйнварда нурлатлылар кулларына көрәкләр алдылар: төн буена кар шулкадәр күп яуган иде ки, күпләре өйләреннән дә авырлык белән генә чыга алдылар. Бигрәк тә машина хуҗаларына кыен булды - күп кенә урамнарда җәяүлеләргә зур юлдан кала башка йөрер урын калмаган иде, зур юл да ярыйсы ук тарайды - болар, әлбәттә, машинада йөрүчеләргә авырлыклар тудырды.
Шуныс гаҗәп һәм сөенечле дә: һава торышының бозылуы аркасында нурлатлылар арасында МЧСка мөрәҗәгать итүче булмаган. ЮХИДИ исә инде аварияләрнең булуын да хәбәр итә, әмма зыян күрүчеләр юк. Шәһәр төрле оешмалар карамагында махсус техника бик күп, әгәр дә алар һичьюгы шундый көннәрдә урамнарны чистартырга булышсалар, юлларда проблемалар сизелерлек кимер иде, диләр ЮХИДИдә.
Без шулай ук укучыларны автобус белән ташучы күп кенә мәктәпләргә дә шалтыраттык. Барлык җирләрдә дә диярлек укучыларны дәресләргә вакытында киитереп өлгергәннәр. Бары тик Урта Камышлы мәктәбендә генә укуларны ярты сәгатькә соңрак башладык диделәр - беренче дәрескә барысы да өлгерсеннәр өчен шулай эшләгәннәр икән. Тулаем алганда, кар күп явудан проблемалар тумаган, юлларны көртләрдән вакытында чистартканнар. "Төзекләндерү биш" җәмгыятенең башкарма директоры Олег Сурков әйтүенчә, чистартуны кичә кичке 9ларда ук башлаган булганнар икән. Үзебездә булган барлык техниканы да эшкә җиктек, алдагы көннәрдә дә эшне шул ук темпта дәвам итәчәкбез, диде ул.
Синоптиклар фаразлавынча, якын көннәрдә мондый мул кар яву башка көтелми.
- Бүгенге төндә 7 мм явым-төшем булды, ә норма тулаем декала буена да 11 мм. Әмма циклон китә, һәм 19 гыйнварга температураны түбән төшүе көтелә, - ди Чулпан метеостанциясе начальнигы Наталья Матвеева.
Димәк, хәзер суык белән сынауны үтәсе була.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X