Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатлылар Казан ярминкәсендә 42 ноктада сәүдә иттеләр

    Бүген, 5 октябрьдә, Нурлатның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казанда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.

    Нурлатлылар бу юлы Агросәнәгать паркында 42 ноктада сату иттеләр. Казан халкына һәрвакыттагыча киң ассортиментта авыл хуҗалыгы продукциясе: ит, бәрәңге, бөртек белән бергә авыл халкыннан алып килгән кош-корт итләре, сөт продуктлары, яшелчәләр дә тәкъдим иттеләр. Янәшәдәге сәхнәдә районның сәхнә осталары чыгыш ясады. Иртәдән үк сәүдә рәтләрен карап узган ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов нурлатлылардан канәгать калган һәм рәхмәт белдергән. Агросәнәгать паркы җитәкчелеге дә нурлатлыларның оешкан төстә сәүдә җәелдерүләрен мактап телгә алган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: