Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар Казан ярминкәсендә катнашты

Шимбә көнне Нурлат районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре "Казан" агросәнәгать паркында үткән чираттагы ярминкәдә катнаштылар. Нурлатлылар делегациясен район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова җитәкләде.

Бу юлы да нурлатлылар казанлыларга мул продукция тәкъдим иттеләр. Районның барлык авыл җирлекләре, "Сөләйманов Ә.И" , "АгроРазвитие", "Нурлат сөте", "Южная" хуҗалыклары ит, сөт, сөт ризыклары, яшелчә һәм башка продукциянең киң ассортиментын алып барганнар иде. "Нурлат сөте" җәмгыяте тәкъдим иткән сөт һәм сөт продукциясе, "Нурлат шикәре"нең шикәр комы, "Нурлат элеваторы"ның бөртеген яратып алган башкала халкы. "Нурлат молоко" һәм шәхси эшмәкәр Марсель Сабировтан бүлеп сатыла торган сөтне дә халык чират торып алган. Оештыручылар әйтүенчә, ярминкәдә бу юлы сөт, сөт ризыклары һәм иткә сорау аеруча зур булган.
Район башкарма комитетының мәдәни үсеш бүлеге әзерләгән концерт программасы да казанлыларның күңеленә хуш килгән. Бу көнне нурлатлыларның сәүдә рәтләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов озатуында агросәнәгать паркының эшчәнлеге белән танышкан Кырым Республикасы делегациясе дә хозур кылган.
Ә Нурлат җитештерүчеләре ел азагына кадәр Агросәнәгать паркындагы ярминкәләрдә тагын 3 тапкыр катнашачак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат