Нурлатлылар Казанда чираттагы ярминкәдә
Бүген, 19 октябрьдә, районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре "Казан" Агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 42 ноктада сәүдә итәләр.
Бу юлы да ярминкәдә шикәр заводы, элеватор, районның барлык хуҗалыклары, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, гаилә фермалары башлыклары актив катнаша. Оештыручылар әйтүенчә, ярминкәдә казанлылар ит, "Южная"лар алып килгән он, шикәр заводы продукциясен чират торып ала икән, шулай ук сөт, сөт продуктлары, яшелчәләргә дә сорау зур. Нурлатлылар ярминкәгә мәдәни программа да алып килгән. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм сәхнә осталары оештырган концерт программасы казанлыларның күңеленә хуш килгән. Сәүдә рәтләрен ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Шәүкәт Сөнгатов карап узган, нурлатлыларның ярминкәдә оешкан төстә катнашуларын билгеләп үткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев