Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар Куркынычсызлык Советы утырышында катнашты

Казан Кремелендә Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советының, республикада хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмәнең һәм террорга каршы көрәш комиссиясенең уртак утырышлары булып узды.

Эшлекле чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтә. Сөйләшү муниципалитетлар белән видеоэлемтә режимында оештырылды. Видеорежимда узган утырышта район башкарма комитеты җитәкчесенец беренче урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов һәм башка җаваплы затлар катнаштылар. Киңәшмә барышында өч тема яктыртылды. Иң элек ТР муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында "Куркынычсыз шәһәр" аппаратлы-программа комплексының үсеше хакында сөйләштеләр. Утырышта күтәрелгән чираттагы мәсьәлә "ТР су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү турында" иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хәбәр итүенчә, 2017нче елда республика сулыкларында 94 кеше һәлак булган.Аннан алдагы 1-2 елда җөмһүриятебездә ел саен 130-150 кеше су корбаны булган. Докладчы әйтүенчә, вафат булучыларның 75% хезмәт яшендәгеләр, 17% исерекләр. Күңелсез хәлләрнең 42% ял һәм бәйрәм көннәрендә искәртелгән. Моннан чыгып, муниципалитет җитәкчеләрен һәм җаваплыларны бу мәсьәләгә игътибарны арттырырга, аңлату эшләре алып барырга чакырдылар. Билгеле булганча, шәһәрнең төньяк өлешендә яңа бассейн төзелеп килә. Быел мондый объектлар республика буенча 8 төбәктә ачылачак. Рөстәм Миңнеханов, шул рәвешле республикада су коену биналары буенча проблема кимүен, бассейннарда бигрәк тә балалар өчен йөзәргә өйрәтү дәресләре оештыру зарурлыгын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев