Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар махсус режимда яшәячәк

15 декабрьдән 10 гыйнваргача Нурлат муниципаль районында янгынга каршы махсус режим игълан ителде.

- Декабрь, гыйнвар айлары янгыннар арткан чор, иң кызганычы, аларда кешеләр дә һәлак була, - ди күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы Николай Захаров. - Янгыннар белән хәл аеруча бәйрәм тирәләрендә кискенләшә. Район буенча янгыннар кимү ягында булса да, Мамык, Биляр Озеро, Яңа Иглай, Әхмәт кебек авыл җирлекләрендә әлегә проблема кала бирә.
Айлык барышында барлык подвал һәм чормалар тикшереләчәк, инструктажлар үткәреләчәк. Районның 45 объектында узачак яңа ел чараларына әзерлек эшләре 37 ноктада тикшерелгән инде. Шуларның 28ендә янгын куркынычсызлыгы буенча кагыйдә бозулар теркәлгән. 8 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган. Айлык барышында пиротехник эшләнмәләр сатучы объектларда да күзәтү-профилактик чаралары үткәрелә.
- Халыкның пиротехник әйберләр белән дөрес эш итә белмәве дә проблема китереп чыгарырга мөмкин, - ди Николай Захаров. - Пиротехник эшләнмәләрне биналарла, офисларда, фатирларда кулланырга ярамый. Аннан, "Эссен", "Шифа", "Юниор" сәүдә үзәкләрендә пиротехник әйберләр сату тыела.. Чөнки, әлеге сәүдә нокталарында махсус пиротехник эшләнмәләр сату урыннары юк. Бу эш белән бездә бары бер сәүдә ноктасы гына сату итә алачак. Декабрь башыннан бүлек хезмәткәрләре шәһәрдә пиротехник әйберләр сату буенча ике рейд үткәрде инде. Әлегә кагыйдә бозулар юк. Алга таба бу эшкә прокуратура, эчке эшләр бүлеген дә тартырга планлаштырабыз.
Көтеп алган яңа ел бәйрәмнәренең ямен җибәрмик, сак булыйк. Моның өчен әлләни күп нәрсә дә кирәкми: бары тик гадаәти янгын иминлеге кагыйдәләрен белергә һәм аларны үтәргә генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат пиротехника