1 апрельдән старт алган санитар икеайлык кысаларында районда һәр шимбә - якшәмбе өмәләр оештырылачак.
Бу чорда "Төзекләндерү" җәмгыяте каты көнкүреш калдыклары полигонында чүпләрне бушлай кабул итәчәк. Җәмгыять директоры Олег Сурков сүзләреннән аңлашылганча, оешма - предприятиеләр үз территорияләреннән җыештырган чүпләрне юл кырыйларына өеп калдырмыйча, үзләре урнаштырырга тиеш. Моннан тыш, торак пунктларда чүпләрне яндыру да тыела. Авыл җирлекләрендә дә эшләр җитәрлек. Чүплекләрне, Беккери чокырларын, зиратларны тәртипкә китерәсе бар.
Бу чорда юл билгеләрен яңарту, җәяүлеләр юлларына разметкалар салу эшләре дә башкарылачак. Моннан тыш, районның баш санитар табибы Дилүсә Әндарованы чүплек контейнерлары һәм аларның территорияләре борчый.
- Контейнерлар дезинфекцияләнергә, моннан тыш, аларның капкачлары да булырга тиеш, - диде Дилүсә Кадыйрова. Баш санитар табиб үз чыгышында янә пляж мәсьләсен күтәрде. Сулыкларда бәхетсезлек очраклары арта. Аеруча балалар бата. Шуңа да авыл җирлекләре башлыкларына аншлагларны яңарту, кешеләр су коена торган урыннарда табличкалар кую эшен башларга кирәклеге хәбәр ителде.
Нет комментариев