Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар пейнтбол ярышларында катнашты

25 гынварда "Чияле Алан" санатриясе базасында Нурлат районы башлыгы Кубогына пейнтбол буенча чемпионат узды.

Чемпионат Нурлатта 2нче тапкыр гына уздырылуга да карамастан, анда 11 команда җыелган иде. Чарада канашучылар җәйге уеннар буенча таныш "Татнефтеотдача", "ТатРИТЭКнефть" ТППсы, орайон башкарма комитеты командалары командалары булды. Быелгы уеннарда яңа катнашучылар да булды. Болар - "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәсе, прокуратура, тикшерү комитеты, экология службасы, Дәүләталкоголь инспекциясе һәм административ крмиссияне беләштергән "Звезда" командасы. 3 команда чемпионатта үзләре катнашырга теләк белдерде. Болар "WINX" һәм егетләрдән "Легион" һәм шулай ук "Патриот" страйкбол клубы.
Һава торышының салкын булуына да карамастан, уен "кызу" үттәе. Чемпионат олимпия системасы буенча өй әйләнештә узды. Флагны кулга алып үз базасына кадәр китереип җиткергән команда җиңүче булды.
Беренче урынны беренче тапкыр чемпионатта катнашкан, әмма тәҗрибәле "Патриот" командасы яулады. Көмеш призер исеменә "ТатәРИТЭКнефть" ТППсы командасы ия булды. Бронза район башкарма комитеты командасына бирелде.
Барлык командалар да район башлыгы Равил Кузюровның грамоталарына һәм акчалата бүләкләренә ия булдылар. Ә җиңүче командага район башлыгының Кубогы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат