Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар республика семинарында катнаша

Бүген, 7 июльдә район башлыгы Равил Кузюров һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин Зәйдә уза торган Республика семинар-киңәшмәсе эшендә катнашалар.

Олы сөйләшү республикадагы аграр комплексның беренче яртыеллык эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм урып җыю чорын уңышлы үткәрү бурычларына багышлана. Республика җитәкчесе Рөстәм Миннеханов катнашында уза торган киңәшмәдә кунакларга авыл хуҗалыгы күргәзмәләрен, уҗым, сабан бодаен чәчү, авыл хуҗалыгы культураларын заманча эшкәртү техникалары һәм башкалар белән таныштыру каралган. Моннан тыш, семинар эшендә катнашучылар печәнчеләр бәйрәмен дә караячак. Иртәгә узачак республика семинар-киңәшмәсе эшендә районның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм хуҗалыкларның баш белгечләре дә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат