Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар табигатьне саклыйлар

Дүшәмбе көнне ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы "ЭКОлидер" һәм "Табигать һәм кеше" конкурсларына йомгак ясады. Җиңүчеләр сафында нурлатлылар да бар.

"ЭКОлидер" конкурсының "Авыл җирлекләре арасында табигатьне саклау өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен" номинациясендә Тимерлек авыл җирлеге (җирлек башлыгы-Владимир Гаврилов) икенче урынга лаек булды. Ә "Гомумбелем бирү учреждениеләрендә экологик белем" номинациясендә шәһәрнең өченче мәктәбе (директоры-Анатолий Евлентьев) җиңеп чыкты.
"Табигать һәм кеше" җурналистлар конкурсы исә Нурлат районының ике массакүләм мәгълүмат чарасына-телевидение һәм газетага да җиңү китерде. "Нурлат" ТРКсы чарадан беренче, ә газета икенче урын белән кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев