Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар “Татарстан Кроссы”на актив кушылды

21 сентябрь, якшәмбе көнне Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында Нурлатта да "Татарстан кроссы" ярышлары узды.

Быел әлеге спорт бәйрәмендә катнашучылар саны соңгы еллардагы иң рекордлысы булды - бу көнне аэропорт территориясендә үткән ярышларда 2000нән артык спорт сөюче стартка басты. VIР-йөгереш тә шактый кешене җыйды - биредә 160тан артык төрле дәрәҗәдәге җитәкче үзара көч сынашты. Оештыручылар - район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән әйтүләренчә, бигрәк тә район мәгариф идарәсе, мәктәп, балалар бакчалары, Пенсия фонды идарәсе, "Нурлатнефть" НГДУсы коллективлары кебекләр аерата актив булды. Ярышларга старт бирер алдыннан барлык катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин сәламләде, ул һәммәсен дә яңа спорт сезоны башлану белән тәбрик итте:
- Хәзер илебездә массакүләм спортка зур игътибар бирелә, Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында эре шәһәрләр "Милләтләр Кроссы"на чыкса, без, нурлатлылар да "Татарстан кроссы"нда катнашып, үзебезнең сәламәт яшәү рәвеше яклы икәнлегебезне раслыйбыз. Ә массакүләм спорт бәйрәмнәре бездә алга таба тагы да булачак әле, - диде ул.
Бәйрәм азагында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге үз дистанцияләрендә призлы урыннар яулаучыларга грамота-медальләр тапшырды. Шулай ук "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе дә актив катнашучыларга үз бүләкләрен әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат