Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар тәкъдир итүдә катнаштылар

Бу атнада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм инженерлары республика авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын тәкъдир итү чарасында катнашып кайттылар.

"Татагролизинг" җәмгыяте базасында үткән әлеге гамәли семинарда белгечләр яңа техника һәм җайланмалар белән танышып кына калмаганнар, җитештерүче завод белгечләре белән аралашып, техниканың мөмкинлекләре, аларны эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре турында да күп яңалык алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат авыл хуҗалыгы техникасы