Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар тотрыклылык һәм татулык яклы

Украинадагы гражданнар конфликты яңалыклардан һәм халык теленнән бер дә төшми. Аннан җәмәгатьчелекнең игътибары Кырымга юнәлде, анда да хакимият өчен көрәш башланды. Конфликтны көйләүгә хәзер Татарстан да кушылды.

Сәяси һәм гражданлык көрәшләре кызуында конфликтлар кайдан башланган һәм ниндидер тынычлык, татулык рецепты бармы? Бу темага укучыларыбыз фикерләрен җиткерә.


Юрий Терентьев, Нурлат шәһәре Советы депутаты:
- Бездә, Нурлат районында, элек-электән халыкларның тыныч яшәү традицияләре салынган. Татарлар, руслар, чувашлар татулыкта яшиләр. Безнең бүлешер нәрсәбез юк, хакимият өчен сугышуны әйтмим дә. Һәр гаиләдәге кебек үк, илдә дә авыр вакытлар була анысы, һәм безнең көчебез әлеге кыенлыкларны бергәләп, конфликтларсыз, бәхәсләрсез хәл итә белүдә. Тотрыклы һәм тату тормыш - бик нәзберек нәрсә бит, аны саклау кирәк. Торган саен ешрак арабызга чит дини йогынтылар, фикерләр килеп керүен ишетәбез. Болар яхшылыкка илтми. Безгә тыныч тормышыбызны бозу куркынычы тудыручы күренешләргә каршы көрәшергә өйрәнергә кирәк. Без бүгенге тормышыбыз өчен бер көн генә эшләмәдек һәм шул төзегәнне яклый белү зарур.


Раилә Зәйниева, Яңа Әмзә мәктәбе мөдире:
- Безнең мәктәптә 13 бала укый, ике укытучы эшли. Әлбәттә, без толерантлык, дуслык темасына чаралар уздырып торабыз. Соңгы вакытта бездә "Ышанычлы кулларда" очрашу эстафета-кичәсе, "Без бердәм тату гаилә" гаилә бәйрәме үтте, "Дуслык елмаюдан башлана" дигән сыйныф сәгатьләре уздырыла. Балалар кече яшьтән үк безгә хас булган толерантлык традицияләрен сеңдерергә тиеш. Бездә татарлар да, урыслар да яши, авылыбыз зур. Тынычлыкка мөнәсәбәт гаиләдән, сыйныфташлар белән дуслыктан башлана. Без бу хакта балалар белән сөйләшәбез, үз тирәбездә дуслык халәте тудырырга тырышабыз. Бу - бик мөһим.

Реклама


Ирек Садретдинов, шәхси эшмәкәр:
- Һәр төрле бәрелешләр, конфликтлар - гади халык өчен бик тә начар. Һәм без бу хакта алдан ук үзебез уйланырга тиеш. Берәүнең дә сугышасы, улларын сугышка җибәрәсе килми. Бабайларыбыз илне фашистлардан саклаганнар. Без тарих буенча моның ни икәнлеген беләбез. Хәзер Украинада, инде тыныч чорда алар үзара нидер бүлешә алмый - бу бик гаҗәп. Күрәсең, монда чит көчләрнең катышы бардыр, кемгәдер - бер илдә бер үк халыкны дошманлаштыру кирәк, димәк. Безнең әрләшәсебез килми, эшлисебез, балалар үстерәсебез килә бит.


Сергей Белов, Төрнәс авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе:
- Авылыбыз күпмилләтле, иң башта рус җирлеге буларак нигез салынган. Революциядән соң, бирегә татарлар, мордвалар килеп урнашкан. Без бергәләп милли бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез, авылда мәчет тә, чиркәү дә бар. Күпфатирлы йортларда төрле милләт кешеләре күршедә тыныч, тату яшиләр. Төрнәслеләр бер-берләрен хөрмәт итә. Барысы да шуннан, күршеләр, авылдашлар белән мөнәсәбәттән башлана да инде. Без тынычлыкны үзебез тудырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X