Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатлылар тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерәләр

    Бу көннәрдә Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәге аша 20 кеше аграр техникум базасында тракторчы-машинист һөнәренә өйрәнә.

    3 айлык укулардан соң аларның 8се "Южная"да, 8се "Сөләйманов Ә.И" КФХсында эшләячәк, язгы чәчү эшләре вакытында башкаларына да ихтыяҗ булачак, диләр үзәктә. Шул көннәрдә аграр техникум базасында 10ар кеше чәчтараш, пешекче һөнәрләренә дә өйрәнә башлаячак. ЭВМ операторлары, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, электромонтер һөнәрләренә дә төркемнәр туплау бара.
    Тагы шунысы да бар - "студентлар" 3 айлык укулар барышында стипендия белән дә тәэмин ителә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлта
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: