Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар Яңа елны фейерверксыз каршы ала

Яңа ел якынлашу белән сәүдә нокталарындагы товарлар ассортименты да бәйрәм төсмере ала. Сатуда куркынычсыз хлопушкалар гына түгел, фейерверклар, бенгаль утлары да барлыкка килә. Күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге баш белгече Әлмәрис Талипов әйтүенчә, аларга пиротехник эшләнмәләр сатуга рөхсәт алу өчен бер эшмәкәр дә мөрәҗәгать итмәгән икән әле. - Бүлекчә хезмәткәрләренең гадәттә...

Яңа ел якынлашу белән сәүдә нокталарындагы товарлар ассортименты да бәйрәм төсмере ала.
Сатуда куркынычсыз хлопушкалар гына түгел, фейерверклар, бенгаль утлары да барлыкка килә. Күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге баш белгече Әлмәрис Талипов әйтүенчә, аларга пиротехник эшләнмәләр сатуга рөхсәт алу өчен бер эшмәкәр дә мөрәҗәгать итмәгән икән әле.
- Бүлекчә хезмәткәрләренең гадәттә Яңа ел атрибутлары тәкъдим итүче кибетләргә ясалган чираттагы рейдларында пиротехник эшләнмәләр сату тыелды, - ди ул. - Бу мондый төр товарларны сатуга карата куелган тиешле таләпләр белән бәйле.
Тик узган елгы фактларга караганда, фейерверклар һәм башка пиротехник эшләнмәләрне машиналардан сатарга тырышу очраклары да булган.
- Узган ел 30-31 декабрьдә шикәрчеләр микрорайонында шундый очракка сигнал буенча чыктык, әмма мондый сатучылар урыннарын тиз үзгәртә. Быел контроль көчәйтеләчәк, полиция хезмәткәрләре белән мондый очракларны булдырмый калу өчен тырышачакбыз һәм административ җәзалар бирәчәкбез, - диде Әлмәрис Талипов.
Бу көннәрдә махсуслаштырылган мәйданчыкларда Яңа ел чыршылары сату да башланачак. Яңа ел чын мәгънәсендә шатлыклы, ә кәеф бәйрәмчә булсын өчен аларны өйләрдә яки учреждениеләрдә урнаштыруга да җитди карарга кирәк.
- Ылыслы агачны, аның ботаклары стенага да, түшәмгә дә тиеп тормаслык итеп урнаштырырга кирәк, - дип киңәш итә белгеч. - Кешеләр күп катнаша торган бәйрәм чараларын оештыруга килгәндә, мондый биналарда кимендә ике эвакуацион чыгу юлы булырга тиеш. Биналарга исә аерым таләпләр: тәрәзәләрендә бикләүле тимер рәшәткәләре булган биналарда чаралар үткәрергә ярамый. Иллюминацияләр һәм аларны урнаштыру кагыйдәләренә дә зур игътибар бирергә кирәк. Күңелсез хәлләр булмасын дисәгез, Яңа ел чаралары үткәрер алдыннан Бәйрәм атрибутларының инструкцияләре белән яхшылап танышырга һәм электр приборлары һәм
гирляндаларны кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат