Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатлылар яраткан шәһәребезгә теләкләр калдыра ала

    Балалар китапханәсе шәһәр юбилее алдыннан үз укучыларына теләкләр агачы булдырырга тәкъдим итә.

    Моның өчен төсле кәгазьдән кул рәсеме ясарга һәм аңа үз теләгеңне язарга кирәк. Ул теләкләр агачына беркетеләчәк, аны шәһәр көнендә үзәк мәйданга кую ниятләнә. Нурлатлылар һәм бәйрәм кунаклары балалар теләкләрен укудан тыш, акциядә үзләре дә катнаша алачак. Ул 29 сентябрьдән 10 октябрьгә
    кадәр дәвам итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: