Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар яшь парламентарийлар укуларында катнашты

10-12 мартта "Идел" яшьләр үзәгендә ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының "Гражданлык инициативалары һәм сәясәт" исемле профильле сменасы үтте.

Яшь парламентарийлар укуларында һәр муниципалитет вәкилләре, республиканың балалар һәм яшьләр оешмалары җитәкчеләре катнашты. Әлеге чарага Нурлат районы Яшьләр иҗтимагый палатамы рәисе, ТР Дәүсоветы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин да барды. Бу чараның төп максаты яшь пардаментарийларны законнар чыгару эшчәнлегенә өйрәтү булды. Яшьләр белән тәҗрибә уртаклашыр өчен РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге начальнигы Владислав Усаенова чакырылганнар иде.
Александр Сидякин үз чыгышында "Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарын оештыру һәм аларынң эшчәнлеге нигезләре" темасын яктыртты, яшьләрнең сорауларына җаваплар бирде.
Римма Ратникова белән очрашуда республикага кагылышлы мәсьәләләр каралды, төрле проектлар идеяләре яңгырады. Дәүләт Советы аппаратының матбугат хезмәте вәкилләре дә үз эшләре турында сөйләделәр. Укулардан катнашучыларны матбугат хезмәтене һәм массакүләм матбугат чаралары арасындагы хезмәттәшлек, заманча медиатехнологияләр белән таныштырдылар. Чараның программасына шулай ук дискуссион тренинглар, гамәли воркшоплар да кергән иде, аның кысаларында Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзалары республика яшьләрен борчыган мәсьәләләрне карадылар, аларның хәл итү буенча идеяләрен җиткерделәр.
Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзаларының эшләренә нәтиҗә буларак, һәр комиссиянең закон проектлары идеяләрен тәкъдир итү үткәрелде. Ленар Әһлиуллин кергән социаль мәсьәләләр буенча комиссия ятим балалар һәм ата-аналар каравыннан мәхрүм калган балаларның торак-коммуналь службалары каршындагы финанс йөкләмәләрен башкару өлкәсендә финанс ярдәме турындагы закон проектыв тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат