Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар “Җырлый әле”гә җыена

Бүген, 26 февральдә Нурлатның җирле үзешчән артистлары "Татарстан - яңа гасыр" телеканалының "Җырлыйк әле" программасына язылуга сайлап алу турын уздылар. Сайлап алу турында программаның продюсеры да катнашты.

"Татарстан - яңа гасыр" телеканалында татар җыры конкурсына нурлатлыларны яздыру 25 мартка билгеләнгән.
- Программаның асылы-катнашучылар тере тавыш белән җырлавында, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәветдинова. - Бүгенге сайлап алу турына килгән үзешчән артистлар арасында урта һәм олы буын вәкилләре дә бар. Ярышлар ике яшь категориясендә узачак. Катнашучылар татар җырларын оста итеп башкару белән беррәттән, сәхнәдә дә үз-үзләрен тота белергә дә тиешләр. Безнең район үзешчәннәре бу програмада беренче генә чыгыш ясамый. Быел да сынатмаска исәп. Аннан телетапшыру шартлары буенча SMS тавыш бирү юлы белән сайлау булачак.
Район үзешчәннәренең чыгышы кайчан эфирга чыгуы һәм кайсы район белән ярышуы, сайлау туры турында өстәмә хәбәр итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат