Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатлылар зона семинар-киңәшмәсендә катнаша

    Бүген Яңа Чишмә районында 2014нче елда язгы кыр эшләрен оештыруның үзенчәлекләренә багышлап үткәрелүче зона семинар-киңәшмәсендә Нурлаттан районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин җитәкчелегендәге 20гә якын кешедән торган делегация катнаша.

    Делегация составында идарә белгечләре, хуҗалык агрономнары һәм агулау машиналары машинистлары бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: