Нурлатлылар зона укуларында катнаштылар
Кичә районның барлык муниципаль берәмлекләре башлыклары район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова җитәкчелегендә Алексеевскида үткән зона укуларында булып кайттылар.
ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров рәислегендә узган укуларда ТР Президент аппаратыннан, министрлыклардан вәкилләр катнашты. Укуларда муниципаль берәмлекләр тормышына кагылышлы күптөрле мәсьәләләргә ачыклыклар кертелде, закондагы үзгәрешләр җиткерелде, сорауларга җаваплар бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев