Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар зур килүен көтә

Су басу янаган 7 торак пунктта да ташуга бар да әзер дип, хәбәр итәләр авыл җирлекләрендә.

Плотиналар, күпер аслары чистартылган, халык искәртелгән, бар урында да эвакуацияләү урыннары әзер.
- Безнең җирлектә әлегә бар да нормада, - ди Киекле авыл җирлеге башлыгы Рәфис Ганиев. - Үрнәк авылы белән юл өзелү мөмкинлеге булганга күрә, янгын сүндерү машинасын, мотопомпаларны әлеге участокка чыгарып куячакбыз. Халык азык запасы туплый.
- Һава торышының көндез плюс, төнлә минус булуы процессны тотрыклы итә, - ди 125нче янгын часте начальнигы Илһам Курамшин.
Белгечләр әйтүенчә, язгы ташу март азакларында башланачак икән. Ул ике этапта узарга мөмкин. Икенчесенең урман массивларыннан эрегән кар сулары аркасында килеп тууы ихтималы бар.
Бу чорда районда эчә торган суның сыйфаты да ныклы контрольдә икән. Районның баш санитар табибы Дилүсә Әндарова хәбәр итүенчә, район халкын эчә торган су белән тәэмин итү өчен барлыгы 86 җир асты һәм 1 өске чыганак кулланыла. Шәһәрдә консервациядә 10 чыганак бар.
- Март ае башында безнең адреска суның начар сыйфатлы булуы хакында шикаятьләр керә башлады, - ди баш табиб. - Административ тикшерү барышында Чирмешән елгасына "Нурлат шикәре" җәмгыятенең фильтрация кырларыннан агым сулары төшүе билгеле булды. Моны Бурейка һәм Зур Чирмешән сулыкларында үткәрелгән лаборатор тикшерүләр дә раслый. Моннан тыш, Зур Чирмешән елгаларының су алу станциясенең фильтрация блогында санитар-эпидемиологик таләпләрнең бозылуы ачыкланды. "Промочистка" җәмгыяте әлеге җитешсезлекләрне тиз арада хәл итте, бүгенге көндә суның сыйфаты органолептик күрсәткечләр буенча санитар-гигиеник таләпләргә туры килә. Әмма язгы ташу вакытында кран суларын бары кайнатып кына эчәргә киңәш ителә.
Белгеч сүзләреннән аңлашылганча, 20 авылда эчә торган суның сыйфаты гигиеник таләпләргә туры килми икән. Техноген характердагы пычрану Егоркино, Рус Мәнжесе, Яңа Иглай авылларында күзәтелә. Моннан тыш, су челтәрләре тузган торак пунктлар бар: болар - Колбай Мораса, Сельцо Мораса, Гәйтән, Кәкре Атау, Бикүле, Биляр Озеро, Аксумла, Сәләнгеш, Мамык, Төрнәс. Табигый характердагы пычрану Чияле Алан, Елаур, Чулпан, Заречный, Иске Әлмәт, Сосновка авылларында теркәлгән. Авыл торак пунктларында 62 ташландык артскважиналарда да шундый проблемалар бар. Алары исә җир асты суларын пычрата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат