Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлыларга яңа хокук саклау органнары хезмәткәрләре тәкъдир ителде

Яңа хезмәткәрләрне Нурлат муниципаль районы башлыгы Наил Шарапов хокук саклау, җирле үзидарә органнары, җәмәгать оешмалары һәм район активы катнашында бүген, 23 августта узган ведомствоара киңәшмәдә тәкъдир итте.

Алар- Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Хафиз Шәрәфетдинович Нургатин, күптән түгел генә Россия ФСБсы республика идарәсенең Нурлат районы буенча билгеләнгән хезмәткәре Ирек Рифкатович Незеев, Россия тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсенең Нурлат районара бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы юстиция майоры Руслан Альбертович Харитонов. "Хокук саклау, җирле үзидарә органнары һәм башка кызыксынган органнар һәм вазифаи затларның район территориясендә экстремизмга каршы тору һәм җинаятьчелекне кисәтү буенча эшчәнлек нәтиҗәләрен көчәйтү чаралары турында"гы мәсьәләне караган әлеге утырышта Нурлатта булып узган соңгы вакыйгалар уңаеннан райондагы хәлне Нурлат шәһәре прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Әнис Җәмилович Вәлиуллов яктыртты. Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлегенең яңа начальнигы Хафиз Нургатин исә әлегә тема буенча фикер белдерергә иртәрәк дип тапты.
--Бүген төп максатыбыз-эчке эшләр хезмәткәрләренең имиджын күтәрү.Әлегә кадрлар корпусы туплана. Сезнең ярдәмегез миңа кирәк булачак,- диде ул аудиториягә мөрәҗәгать итеп.
Тулырак язманы "Дуслык"("Дружба","Туслах") газетасының киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат