Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлыларга юбиляр бүләк ясады

Узган якшәмбедә Нурлатта эстрада җырчысы, төрле музыкаль конкурслар лауреаты Нюша Шурочкина концерт программасы белән чыгыш ясады.

Әлеге бүләкне нурлатлыларга һәм предприятие хезмәткәрләренә "Татнефтепром-Зүзәйнефть" җәмгыяте генераль директоры Шамил Яһудин ясады. Быелгы концерт предприятиенең 15 еллыгы уңаеннан оештырылган иде. Бу көнне талантлы яшь җырчы Нурлат тамашачысын биш яшендә иҗат икән "Песенка большой медведицы" һәм башка яңа, популяр җырлары, биюләре белән янә сокландырды. Нурлатта узган концертка артистканың әтисе, "Ласковый май" музыкаль коллективы артисты, хәзер кызының продюссеры булган Владимир Шурочкин да килгән иде. Моңа кадәр артистканы радиоэфирда һәм телевидение экранарында очраткан тамашачылар, фанатлар Нюша белән якыннан аралашып, аннан автографлар да алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат