Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлыларны эш тәҗрибәсе кызыксындыра

Узган атнада Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова җитәкчелегендә райондагы рус, үзбәк, татар, чуваш милли берләшмәләре вәкилләре Түбән Кама шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында булып кайттылар.

Нурлатлыларны Дуслык йорты директоры Васыйл Харисов үзе кабул итеп, йортта һәр милли берләшмә өчен тудырылган мөмкинлекләр белән таныштырды, эш тәҗрибәләре турында сөйләде. Шунда ук биредә тупланган 10 милли берләшмә җитәкчеләре белән дә очрашу булды. Сүз уңаеннан, аңа кадәр нурлатлылар Казандагы Халыклар Дуслыгы йортының эш тәҗрибәсе белән танышып кайтканнар иде инде. Сәфәрләр район башлыгы Равил Кузюров тәкъдиме белән үзебездә Халыклар Дуслыгы йортын ачуга әзерлек кысаларында оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев