Иртәгә, 22 августта, Нурлаттта мәктәп ярминкәсе узачак.
Районның барлык мәктәпләре һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хаплыкка үз территорияләрендә үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатма, тозланмалар, шулай ук гамәли иҗат эшләре тәкълим итәчәк. Ярминкә иртәнге сәгать 8.00да Вахитов урамында оештырылачак. Ярминкәгә рәхим итегез!