Полиция Кыш Бабае районның 39 гаиләсендә булып, 65 балага күчттәнәчләр тапшырачак. Моннан тыш, ул район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегенә дә барырга ниятли.
22 декабрьдән районда "Полиция Кыш Бабае" Бөтенроссия акциясе старт алды.
- 2005 елдан башлап үткәрелүче әлеге акция барышында районыбызның имин булмаган һәм аз керемле гаиләләр балалары Кыш Бабайдан күчтәнәчләр алырга өлгерде инде, - ди полиция бүлегең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек начальнигы Камил Шакиров. - Балалар өчен бүләкләрне полиция хезмәткәрләре үзләре әзерләде. Акциягә район хакимияте татлы бүләкләр белән кушылды, ә "Форпост" әгъзалары таратырга ярдәм итте. Һәр хезмәткәр чарада катнашы, үзләренең күңел җылысын әлеге гаилә балаларына бирергә тырыша.
Нурлатлы Любовь Гаврилова гаиләсенә килгән Полиция Кыш Бабаен балалар Роман белән Ярослав та көтеп алган.
- Мин Кыш Бабайны Великий Устюгта яши дип белә идем, ди шәһәрнең 2нче урта мәктәбенең 3нче сыйныфында белем алучы Рома. - Күптән күрергә хыялланган идем. Энем белән икебезгә дә машина, бик күп тәм-том алып килгән безгә Кыш Бабай белән Кар Кызы.
Балаларга чын бәйрәм ясаган Кыш Бабай һәм Кар Кызы киләсе елга да кунакка килергә вәгъдә бирделәр.
Нет комментариев