Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлыларны Сабантуй чакыра!

Якшәмбе, 29 майда, Нурлатның ипподром территориясендә халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе - 2016" була.

9.30да сабантуй кунакларын театрлаштырылган мәйданнарда - "Нурлатнефть" НГДУсы, "ТНГ-НурГИС", "ТатРИТЭКнефть" НГДУсы, Нурлат бораулау эшләре предприятиесе каршы алачак. "Осталар шәһәрчегендә" халык сәнәгате һәм декоратив - гамәли иҗат, икмәк - күмәч әйберләре, "Умартачы йорты" күргәзмәләре, мастер - класслар, "Милли кухня" конкурсы оештырылачак.
10.00да бәйрәмне тантаналы ачу. Биредә авыл хуҗалыгы алдынгылары да хөрмәтләнәчәк.
11.00да бәйрәм кунакларын күргәзмәләр, "Халыклар дуслыгы" авылы татар, рус, чуваш, үзбәк, таҗик, казах ишегаллары белән каршы алачак. Спорт - күңел ачу уеннары, "Балалар шәһәрчеге" - аттракционнар, бәйрәм концерты оештырылачак. Спорт чаралары - милли көрәш, ат чабышлары старт алачак.
16.00дә нәтиҗәләр ясау, бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Сабантуй