Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлыларны сандугачлар санарга чакырабыз

"Сандугачлы кичләр"- Россиядә 1998 елдан бирле барган сандугачларны исәпкә алу табигатьне саклау акциясе шундый матур исем белән атала. Мәскәүдә нигез салынган әлеге акциягә хәзер инде илнең 30лап эре шәһәре, шул исәптән икенче ел Казан да кушыла. Бу- үзенә күрә әйләнә-тирә мохитның торышы индикаторы һәм халыкның игътибарын кошларны саклауга юнәлтү чарасы...

"Сандугачлы кичләр"- Россиядә 1998 елдан бирле барган сандугачларны исәпкә алу табигатьне саклау акциясе шундый матур исем белән атала. Мәскәүдә нигез салынган әлеге акциягә хәзер инде илнең 30лап эре шәһәре, шул исәптән икенче ел Казан да кушыла. Бу- үзенә күрә әйләнә-тирә мохитның торышы индикаторы һәм халыкның игътибарын кошларны саклауга юнәлтү чарасы да. Гадәттә ул майның 20ләреннән башлана һәм июнь ахырына кадәр бара. Ә бит сандугачлар Нурлатта һәм Нурлат районында да сайрый, бездә андый акциягә кушылу күздә тотылмый микән?
-Бик рәхәтләнеп,-диде безнең тәкъдимгә кушылырга ризалашып шәһәрнең 3 нче мәктәбе география укытучысы, "Мәктәп урманчылыгы" җитәкчесе Татьяна Чибидина.-Узган шимбә көнне үзем дә туган авылым Сәләнгештә сандугачлар сайравына бихуш булып кайттым.
Димәк, райондашлар, сандугачлар санарга керешәбез! "Сандугачлы кичләр"дә катнашырга теләүчеләр кошлар сайраган урынны күрсәтеп, үз фамилияләрен дә язып, мәгълүматны tchibidinat@mail.ru адресына юллый алалар. Әлеге тема турында киңрәк мәгълүмат алырга теләүчеләргә
Вконтакте һәм Facebook төркемнәренә түбәндәге адрес буенча керергә мөмкин: http://vk.com/tatarstanSOPR
https://www.facebook.com/arininaalla
Веб-сайт: http://www.rbcu.ru/
Ә сандугач сайравын өйдә дә тыңларга мөмкин. http://www.youtube.com/watch?v=DzsLHCFyFdw адресы буенча Мәскәүнең Ботаника бакчасында 2014 елның 21 маенда төшерелгән сандыгач хорын ишетеп хозурланырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат