Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлыларны сюрпризлы чемодан көтә

Шәһәрнең 105 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә җирлекара китапханә укучылары булган нурлатлыларны шактый сюрпризлар көтә.

Алда торган тантаналарга стартны "Китап укучы Нурлат" акциясе бирде. Аның нәтиҗәләре буенча китапханәчеләр шәһәрлеләрнең яраткан басмаларыннан китап күргәзмәсе оештырдылар. Аның белән китапханәнең уку залында танышырга мөмкин. Ә күргәзмә барлык теләүчеләр хозурына Шәһәр көненә куелачак. Болар белән беррәттән нурлатлыларга шәһәр тарихы, аның халкы, истәлекле урыннары турында китаплар җыярга да тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәдә җирле авторларның шәһәребезгә багышланган иҗаты аерым урын алыр дип көтелә. Китап күргәзмәләренең бизәге исә милли киемнәрдәге курчаклар һәм китапханәчеләрнең "Кулларыбыз җылысын бүләк итәбез" шигаре белән әзерләнгән иҗади эшләре булачак. Шәһәрлеләр һәм бәйрәм кунаклары буккроссинг системасы буенча "Нурлатлыларны сюрпризлы чемодан көтә" исемле китаплар алмашу акциясендә катнаша ала. Ягъни һәркем үзенә ошаган китапны сайлап, аның урынына өй китапханәсеннән башкасын калдыра ала. Ә шәһәр тормышындагы мөһим вакыйга истәлеге буларак китапханәчеләр котлау открыткалары әзерләгән. Аларның һәркайсында Нурлат тарихы турында сорау бар. "Җавап таба алмыйсыз икән, борчылмагыз. Безнең китапханәгә килегез, без булышырбыз", - дип кунакка чакыралар китапханәчеләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Китапханә

2
X