Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлыларны ТХК системасы борчый

Узган ел "Халык контроле" системасында Татарстан халкының 13 меңнән артык гозере урын алган булган. Бу хакта 18 февральдә ТР Министрлар Кабинетында "Халык контроле" системасының узган елгы эшенә нәтиҗә ясаган брифингта хәбәр ителде.

Нурлат муниципаль районының әйдәп баручы белгече Алия Кәримова хәбәр итүенчә, "Халык контроле" системасына нурлатлылардан барлыгы 98 мөрәҗәгать кергән. Аларны яклап 1116 кеше тавыш биргән.
- Безнең районда "Юл хәрәтен оештыру", "Территорияләрне төзекләндерү" кебек категориягә кергән мөрәҗәгатьләр өстенлек итә, - ди белгеч. - Беренчесе буенча 39 мөрәҗәгать булса, төзекләндерү темасына 42 сорау юлланган. Араларында "Капиталь ремонт", " Балалар бакчалары", "Җәмәгать транспорты", "Мәктәпләр", "Чүплекләр" һәм "Юл йөрүдә каршылык тудыручы автомобильләр" дигән мөрәҗәгатьләр дә булды. Операторлардан килгән хәбәрләрне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллинга һәм район башкарма комитетының төзелеш бүлеге начальнигы Рөстәм Карамага юллыйм. Әлеге мөрәҗәгатьләр 10 көн эчендә хәл ителергә тиеш. Бүгенге көндә бер мөрәҗәгать хәл итү стадиясендә. Бу - Халиков урамында яктырту турында мөрәҗәгать. Системага кергән 29 мөрәҗәгать буенча безнең районда эшләр планлаштырылган инде.
Мәгълүматлардан күренгәнчә, "Халык контроле" гражданнар арасында популярлык казанган. Бу елда системада өстәмә категорияләр дә барлыкка килергә мөмкин икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ЖКХ