Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов кабул итте

Бүген Мәдәният сараенда 11 нурлатлыны төрле шәхси сораулары буенча "Бердәм Россия"нең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов кабул итте.

Мөрәҗәгать итүчеләрне эшкә урнашу, пай җирләре, йорт салу өчен участок алу, мирас кебек шәхсиләре дә, авыл янындагы буаны чистарттыруга кагылышлы уртак характердагылары да бар иде. Рәис Сөләйманов һәр мөрәҗәгать итүчене игътибар белән тыңлап, алга таба карарга ышандырып кына калмады, кайбер мәсьәләләрне урында ук хәл дә итте.
Нурлатта Рәис Сөләймановның кабул итүләре даими, һәр айның өченче сишәмбесендә уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат кабул итү