Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар ике ай түләмәсәләр, утсыз утырачаклар

​​​​​​​Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булганнарга рейдлар оештыру ихтыяҗы элеккегечә үк бар.

ызганычка каршы, мондый кешеләрнең саны шәһәрдә кимеми. Узган рейдлар тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтергә мөмкин, бу гамәлләрнең йогынтысы юк түгел: берәүләр шул ук көнне диярлек бурычларының бер өлешен булса да капларга ашыга, әмма икенчеләр исә вәгъдә генә бирә. Менә Яшьлек микрорайонында район башкарма комитетының төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге начальнигы Марсим Вилданов җитәкчелегендә һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре катнашында узган соңгы рейд барышында да бу хәл кабатланды. Әлеге көнне рейд төркеме “Шәһәрчек” идарәче оешмасы хезмәт күрсәтә торган йортларда яшәүче 20ләп бурычлының фатиры буйлап йөреп чыкты.

Сирәкләре генә ишек ачты, чөнки нигездә, алар тыныч кына, подъезддагы адымнар тынганын көтеп утыра. Идарәче компанияләр, яшәешне тәэмин итүче службалар вәкилләре таләпләренә карата аларның еллар дәвамында иммунитетлары барлыкка килгән булса кирәк, мондый кешеләрне бер нәрсә дә, хәтта электр утын өзү дә куркытмый. Яшьлек микрорайонында хәзерге вакытта 140лап фатир хуҗасының 1 айдан артыграк вакыт өчен бурычы бар. Ә бит, “Татэнергосбыт”ның исәпләүләр буенча белгече Надежда Шилова сүзләренә караганда, электр энергиясе өчен нибары ике ай түләмәгәннәрнең дә утларын өзәләр.

 – Аларның барысына да смс һәм заказлы хат белән уведомлениеләр җибәрелгән иде, – диде ул. – “Шәһәрчек” идарәче оешмасы буенча бурычларның төп суммасы – җылылык өчен. Квитанциядә дә иң зур сумма шул. Быел исә нурлатлылар 4 ай дәвамында – май, июнь, июль һәм августта җылылык өчен түләмәячәкләр, бары ягу чорында гына. Әлеге микрорайонда дистәләгән мең сум бурычлары булган кешеләр дә бар. Аларның бурычы суд аша түләттерелә. 2020 елның апреленнән 2021 елның 1 гыйнварена кадәр электр энергиясен өзүгә мораторий кертелгән иде, әмма 1 гыйнвардан утны өзүләр яңартылды. Бу федераль закон нигезендә тормышка ашырыла, суд карары таләп ителми.

 Бурычларның иң күбе җылылык өчен, чөнки бу микрорайонда, нигездә, үзәкләшкән системадан файдаланалар. Шуңа да газга бурычлар зур түгел.

– Контролерлар рейдларга чыгып, абонентларда булалар. Әгәр алар ике исәп-хисап чорында күрсәтмәләрен бирмәсәләр, түләмәсәләр, уведомление тапшырыла, – дип билгеләп үтте “Нурлатгаз”ның халык белән эшләү буенча белгече Гасимә Ибатуллина.

“Шәһәрчек” мастеры Фәридә Гыйльметдинова билгеләп үткәнчә, бурычлылар – нигездә, эшләмәүче, кыскартылган кешеләр, әмма араларында җитештерүдә хезмәт куеп, түләргә теләмәүчеләр дә бар. 74нче йортта яшәүче берәү 3 айлык бурычын иртәгә түләргә вәгъдә итеп калды, шул ук йортның икенче фатирында еллар буе җыелган бурычны пенсиядән каплый башлыйбыз дип әйттеләр. Суд приставлары моңа кадәр аларга берничә тапкыр килсәләр дә, нәтиҗәсе булмаган. Яшь гаилә салым акчалары кайтуын көтә, сүзләренә караганда, акчаларны алу белән үк түләячәкләр.

Бурычлыларның барысы да диярлек түләмәүләренең сәбәбен вакытлыча авырлыкка сылтый. Кызганычка каршы, авырлыклар һәрчак булып тора һәм алар күпчелегебездә бар. Әмма аның аркасында берәү дә службалар хезмәткәрләре тудыра торган уңайлы шартлардан баш тартмый. Ә ни өчен соң әле алар безне ут, җылылык, су һәм газ белән бушлай тәэмин итәргә тиешләр?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев