Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлыларны газ җиһазлары белән эшләгәндә уяулыкларын югалтмаска чакырдылар

Соңгы вакытта көнкүреш газының шартлавы турындагы хәбәрләр ешайды, һәм ул хаклы рәвештә халык арасында зур борчу тудыра.

2018 елда Россиядә шундый 13 шартлау очрагы теркәлде, соңгысы 31 декабрьдә Магнитогорскида иде, анда 40ка якын кеше һәлак булды. Яңа ел да күңелсез статистика белән башланды: Ростов өлкәсенең Шахты шәһәрендә янә шартлау нәтиҗәсендә кешеләр үлде. Бу атнада тагын бер яңалык килеп иреште – Тбилисида фаҗига булды...

Бу вакыйгалар беркемне дә битараф калдыра алмый. Әмма шул ук вакытта бу – һәркайсыбызга гыйбрәт һәм газ исенә игътибарны юнәлтү, ялгыз яшәүче өлкәннәрне күз угында тоту өчен сәбәп тә.

– Газ исен тойган вакытта утны кабызырга, яна торган булса, сүндерергә ярамый, – диде 125нче янгын-коткару часте начальнигы Илһам Курамшин. – Чаткыны булдырмас өчен, көнкүреш җайланмаларын да кабызмагыз. Газ кранын тизрәк ябып, форточка, тәрәзәләрне, балкон ишеген ачыгыз һәм кичекмәстән газ службасына шалтыратыгыз. Газ краны төзек хәлдә һәм ачык урында булырга тиеш. Гаиләнең һәр әгъзасы вентильнең кая булуын белсә яхшы.

Илһам Курамшин билгеләп үткәнчә, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең кышкы чордагы иминлек мәсьәләләренә багышланган чираттагы утырышында газ хуҗалыгына контрольлек итү мәсьәләсе дә күтәрелгән. Пропан баллоннарына килгәндә исә, коткару службасы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, район территориясендә көнкүреш ихтыяҗлары максатыннан пропан баллоннарын тутыру өчен санкцияләнгән урыннар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев