Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның коммуналь служба хезмәткәрләре техниканы кышка әзерләгәннәр

Кыш җитәргә күп калмавын бу атнада төшкән беренче кар да искәртте. Юлчыларның карлы сезонга әзер булу-булмавын без Нурлат автомобиль юллары идарәсеннән белештек.

Юлчылар өчен төзелеш эшләре төгәлләнгән диярлек. Мисал өчен, Ерепкино янындагы юл участогында билгеләр урнаштырасы һәм разметкалар ясыйсы гына калган. 20 еллык эш стажына ия Сергей Никифоровны без биредә очраттык.

«Хәзер төп игътибарны кышка әзерлек эшләренә юнәлтәчәкбез. Аны зур әзерлек белән каршы алачакбыз, техника төзек. Сезон саен район юллары чиста, уңайлы булсын дип тырышабыз, алардагы иминлек тә безнең хезмәткә бәйле бит», – дип уртаклашты Сергей Никифоров.

Ул узган кышта кар чистарту техникасында эшләгән. Быел да ГАЗельдән автогрейдерга күчеп утырырга әзер.

Идарә начальнигы Рәфис Сафиуллин сүзләренә караганда, контракт нигезендә алар районда төбәк билгеләнешендәге 321 километр юлга хезмәт күрсәтәләр.

«Быел кышкы сезонда юлларда 30лап берәмлек техника эшләячәк. Хәзерге вакытта аларның җайланмаларын алыштыру эше бара. Бозлавыкка каршы чималны да җитәрлек күләмдә әзерләдек», – диде Рәфис Сәлимович.

Кичәге көннән идарәдә төнлә дә кизү тора башладылар. График төзелгән, димәк, кар күп ява калган очракларда юлчылар сынатмаячак. Алар барлык техника да яхшы хәлдә һәм кышкы чорда эшләргә әзер, дип белдерделәр. Шәһәрдә исә юлларны чистарту белән “ ТКХ ИК” М У П ы х е з м ә т к ә р л ә р е шөгыльләнәчәк.

«Безнең карамакта булган барлык техника да кышкы чорга әзер диярлек. Штат комплектланды, 20ләп кеше шәһәрне кардан чистарту белән шөгыльләнәчәк, кар күп яуган очракта эшне ике сменада оештырырга әзербез. Карны чыгару өчен махсус техника да каралган», – диде компания директоры Ольга Суркова.

Коммуналчылар кышын шәһәр, аның юллары һәм урамнары чиста булсын, шәһәрлеләр машина юлларыннан тоткарлыкларсыз үтә, ә җәяүлеләр тротуарлардан йөри алсын өчен барысын да эшләргә әзер булуларын билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев